Татарстанда буран көтелә
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда буран көтелә

Татарстанда буран һәм юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«<...> 12 гыйнварда төнлә һәм көндез ТР территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начарлана; көчле җил <...> , кисәтүдә әйтелә.

Шулай ук республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак. Әгәр төнлә термометр баганасы -21 градуска кадәр төшә алса, көндез һава температурасы -16дан -11гә кадәр тәшкил итәчәк.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев