600дән күбрәк спортчы катнашкан бәйгедә буалы яшь каратэчылар ничек чыгыш ясады? (+ фото)
Казанда Кобудо каратэ буенча узган Татарстан Беренчелеге Ринат Хәсәнов кул астында шөгыльләнүче буалы яшь каратэчылар өчен уңышлы булды. Контактлы кумитэ төрендә 10-11 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәнов беренче, Рамазан Исхаков – икенче, 5 номерлы гимназиядән Николай Cавельев өченче урын алдылар.
Өчесе бергә команда белән бо (таяк) һәм нунчаки белән эшләүдә икенче булдылар. Кумитэда тагын 6-7 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Риназ Хөсәенов, 12-13 яшьлекләрдән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Раил Җамалиев, 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында КСЮИдан Миләүшә Латыйпова беренче урын яуладылар. Миләүшә нунчаки кумитэ төрендә дә җиңүгә иреште, ә ката буенча өченчене алды. Шулай ук нунчаки кумитэда 8 яшьлекләр арасында 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев беренче, 9 яшьлекләрдән Р. З Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Самир Хәсәнҗанов – икенче, 1 номерлы мәктәптән Раиф Әюпов – өченче, 12-13 яшьлекләрдән шулай ук Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Раил Җамалиев һәм кызлардан 10-11 яшьлекләр арасында Камилла Чернеева беренче булдылар. Камилла ката буенча да беренче, кумитэда икенче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев