Бүген төнлә Зөя елгасы күперен саклаучылар суда яшь хатын-кызны коткарганнар (+фото)
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнге 1нчедә Зөя елгасы аша узучы күпердән 1997 елгы буалы хатын-кыз суга егылып төшкән. Аны күпердә постта торучылар - ведомство сагының 4нче разряд стрелогы Илнур Фәхретдинов һәм аның иптәше коткаралар. Хезмәткәрләр күпер территориясен карап узганда хатын-кыз елаган тавыш ишетәләр һәм, аның суга...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнге 1нчедә Зөя елгасы аша узучы күпердән 1997 елгы буалы хатын-кыз суга егылып төшкән. Аны күпердә постта торучылар - ведомство сагының 4нче разряд стрелогы Илнур Фәхретдинов
һәм аның иптәше коткаралар. Хезмәткәрләр күпер территориясен карап узганда хатын-кыз елаган тавыш ишетәләр һәм, аның суга батучы булуын күреп, ярдәмгә ашыгалар. Юешләнгән хатын-кызны каравылчы бүлмәсенә алып кереп, җылы одеял ябындыралар һәм кайнар чәй эчерәләр. Аннан вакыйга урынына район эчке эшләр бүлеге опервәкилен чакырталар. Кыз аларга гаиләдә тавыш булгач, күпергә килүе һәм суга егылып төшүе хакында әйткән.
Кеше гомерен коткарып калучы герой - Илнур Фәхретдиновның һәм полиция хезмәткәренең әлеге хәл турында сөйләвен иртәгә кичке сәгать 7дә җирле телевидениенең "Хәбәрләр" тапшыруында карый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев