111 номерлы янгын частена авылда йорт януы турында иртәнге 10 сәгатьтә хәбәр итәләр. 20 минуттан янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кеше яшәмәүче, электрлаштырылган, газлаштырылмаган 5х6 метр үлчәмле агач йорт эченнән куе төтен чыга, ялкын телләре дә күренә торган була. Күршеләре йорт эчендә кеше булмавын әйтәләр. Утның күрше биналарга таралу куркынычы булмый....
111 номерлы янгын частена авылда йорт януы турында иртәнге 10 сәгатьтә хәбәр итәләр. 20 минуттан янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кеше яшәмәүче, электрлаштырылган, газлаштырылмаган 5х6 метр үлчәмле агач йорт эченнән куе төтен чыга, ялкын телләре дә күренә торган була. Күршеләре йорт эчендә кеше булмавын әйтәләр. Утның күрше биналарга таралу куркынычы булмый. Янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе А. Мутов сүзләренә караганда, янгын электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.




Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев