Буа коткаручылары эзләгән ир-ат үле килеш табылган
Тәтеш районында яшәүче 1941 елгы ир-атның югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Ике көн дәвамында эзләүдә 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылар да катнашты. Аны кичә туганнары Баймәт авылыннан 2-3 километр ераклыкта, урманда үле килеш табалар. Коткаручылар бу уңайдан өлкән, хәтере югалучан, психик авырулары булган кешеләргә карата игътибарлы булырга чакыра....
Тәтеш районында яшәүче 1941 елгы ир-атның югалуы турында хәбәр иткән идек инде. Ике көн дәвамында эзләүдә 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылар да катнашты. Аны кичә туганнары Баймәт авылыннан 2-3 километр ераклыкта, урманда үле килеш табалар.
Коткаручылар бу уңайдан өлкән, хәтере югалучан, психик авырулары булган кешеләргә карата игътибарлы булырга чакыра. Андыйларны урманда, посадкаларда очратканда, тукталып, хәлләрен белешергә, ярдәм кирәк булу-булмау турында сорашырга, адекват җавап булмаганда, кичекмәстән 112 экстрен хезмәтчелек номерына шалтыратырга кирәк. Аларны эзләүләре ихтимал. Шулай ук ташлап калдырмыйча, коткаручыларның җавап бирүен көтегез. Моның белән кеше гомерен коткарып калачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев