Буа коткаручылары һәм янгынчылары ачык дәресләр үткәрделәр (фоторепортаж)
Кичә, бүген, иртәгә

Буа коткаручылары һәм янгынчылары ачык дәресләр үткәрделәр (фоторепортаж)

Гражданнар оборонасына 85 ел тулу уңаеннан 1 номерлы коткару-эзләү отряды хезмәткәрләре Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары белән ачык дәрес үткәрделәр. Коткаручылар балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр һәм бу хакта брошюра тараттылар. Мондый чара Апас янгынга каршы отрядының Янтуган аерым постында узды. Алар Янтуган мәктәбе укучыларына...

Гражданнар оборонасына 85 ел тулу уңаеннан 1 номерлы коткару-эзләү отряды хезмәткәрләре Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары белән ачык дәрес үткәрделәр. Коткаручылар балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр һәм бу хакта брошюра тараттылар.

Мондый чара Апас янгынга каршы отрядының Янтуган аерым постында узды. Алар Янтуган мәктәбе укучыларына ут белән сак эш итү кагыйдәләрен өйрәттеләр, бу хакта өйрәтүче мультфильм да күрсәттеләр.

Районда гражданнар оборонасы күнекмәләре уздырыла. Бүген икенче көн. Бу хакта фоторепортаж карарга тәкъдим итәбез:

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев