2020 елның гыйнвар аенда мөхтәсибәттә башкарылган эшләр турында 7 минуттан күбрәк барган видеоролик төшерелгән.
Анда “Хаҗилар” мәчетендә кышкы дини курсларның тәмамлануы, яңа төзелеп килүче 8нче мәхәлләдә ремонт эшләре барышы һәм башкалар хакында кыска сюжетлар төшерелгән. Рәхим итеп карагыз.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев