Күптән түгел Татарстан Эчке эшләр министрлыгында беренчел ветеран оешмаларының узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар.
Анда иң яхшы оешма исеменә Буа районы эчке эшләр бүлегенеке ия булды. Аның җитәкчесе, отставкадагы подполковник Рузинә Шәкүрова беренче дәрәҗәдәге Диплом һәм исемле сәгать белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев