Шәһәр судыннан алынган мәгълүматларга караганда, күптән түгел Иске Мәртле авылында яшәүче ике ир-ат хөкем ителде.
Алар узган айда әлеге авылның фермасы территориясенә җигелгән ат белән кереп, кара металл урлаганнар. Шул рәвешле караклар «Дружба» агрофирмасына 3360 сумлык зыян китергәннәр.
Суд карары нигезендә әлеге ике ир-ат дәүләт файдасына 5әр мең сум штраф түләячәк.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев