Район җитәкчесе Ранис Камәртдинов белән бер очрашуда шәһәрдә күпкатлы йортта яшәүче 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, отставкадагы полковник Рәүф Төхфәтуллин квартирында ремонт ясауда ярдәм сорады.
Әлеге гозерне шәһәр Советы депутаты, “Стройгарант” җәмгыяте директоры Илдар Гыймадиев тормышка ашырырга алынды. Җәмгыять төзүчеләре квартирада тулысы белән капиталь ремонтка керештеләр – тәрәзәләрне, санузеллар, идән алыштырдылар, балконга ремонт, заманча түбә ясыйлар. Шушы көннәрдә барлык ремонт эшләрен төгәлләргә тиешләр. Ветеран мондый хөрмәт өчен рәхмәт әйтә.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев