Буада күркә үстерүче Резедә һәм Илдар Гыймаловлар: “Күркәләрне бездән ТНВ “йолдызлары” ала” (+фото)
Буада яшәүче Резедә һәм Илдар Гыймаловлар хуҗалыгында бүгенге көндә 800 данәгә якын тавык һәм 500 данәгә якын күркә асрала. Алар бу эшчәнлек белән 2012 елда Яшел Үзән районына барып танышып кайталар.
– Шул елны кредит алып абзарлар төзедек. Бер айлык күркәләрне Яшел Үзән районыннан, тавык бәбкәләрен Яр Чаллыдан барып алабыз. Ашатуга килгәндә, игенне һәм көнбагышны сатып алабыз, өстәмә рәвештә витаминнар кушылган азык катнашмасы да бирәбез, - дип сөйләде гаилә башлыгы Илдар Гыймалов.
Диетик күркә итен Казан ярминкәләрендә, Буа базарында саталар. Өйдән дә килеп алучылар бар икән.
– Клиентларыбыз арасында ТНВ телеканалы “йолдызлар” да бар. Мәсәлән Илдар Кыямов хәләл күркә итебезне гел мактап ала, - ди хуҗабикә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев