Утырыш ахырында традиция буенча уңганнарны бүләкләү тантанасы булды.
Рөстәм Миңнеханов Буа элеваторы диркторы Газинур Хәбибуллла улы Хәкимовка “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Нияз Шакир улы Абдрахмановка “Татарстан Республикасында җирле узидарәләрне үстерүдәге казанышлары өчен” медале тапшырды. Бикмураз фельдшерлык-акушерлык пункты шәфкать туташы Галина Федоровна Сунейкина “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәкәре”, Буа дәүләт драма театры артисты Гөлзада Илдар кызы Камәретдинова “Татарстан республикасының атказанган артисты”, Буа машина төзү заводы фрезеровщигы Илдар Галимулла улы Хәйруллин “Татарстан республикасының атказанган машина төзүчесе”, “Заря” җәмгыяте терлекчесе Анатолий Николаевич Дмитриев “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”, “Дружба” җәмгыяте механизаторы Зиннур Әнвәр улы Борһанов “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” исеменә лаек булдылар.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев