Республика буйлап турне кысаларында оештырылган очрашу шәһәрнең Ял үзәгендә үтте. Анда әңгәмә башланганчы мәктәпләр укучылары, студентлар һәм барлык теләүчеләр шәһәр үзәгендә узышлардан соң чүл комы да коелып бетмәгән легендар "КамАЗ" автомобиле белән таныштылар. Залда узышлар турында фильм күрсәтелде, Дмитрий ралли "Дакар", аның үзенчәлекләре, узышлар вакытында очраган авырлыклар турында сөйләде, фанатларны...
Республика буйлап турне кысаларында оештырылган очрашу шәһәрнең Ял үзәгендә үтте. Анда әңгәмә башланганчы мәктәпләр укучылары, студентлар һәм барлык теләүчеләр шәһәр үзәгендә узышлардан соң чүл комы да коелып бетмәгән легендар "КамАЗ" автомобиле белән таныштылар. Залда узышлар турында фильм күрсәтелде, Дмитрий ралли "Дакар", аның үзенчәлекләре, узышлар вакытында очраган авырлыклар турында сөйләде, фанатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуга килгән һәркем кубокларны тотып карый, спортчы белән фотога төшә, автограф ала алды.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев