Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы Владимир Пантелеев туган авыл зиратын төзекләндерүдә катнашырга чакыра (+фото)

Ул туган авылда - Тәтеш районының Рус Кырлангысында яшәүче юк инде бу урында ялан җир. Төрле җирләрдә таралып яшәүче авылдашлар зиратның да ташландык хәлгә калып баруына күптән борчылды. Бер фикергә килеп, кем күпме булдыра алган кадәр акча да җыйдылар. Владимир Пантелеев быел аның тирәсен тотып алуга, капкасын ясатуга, зиратка керү...

Ул туган авылда - Тәтеш районының Рус Кырлангысында яшәүче юк инде бу урында ялан җир. Төрле җирләрдә таралып яшәүче авылдашлар зиратның да ташландык хәлгә калып баруына күптән борчылды. Бер фикергә килеп, кем күпме булдыра алган кадәр акча да җыйдылар. Владимир Пантелеев быел аның тирәсен тотып алуга, капкасын ясатуга, зиратка керү юлына бетон плитә урнаштыруга, зиратка китерүче юлга өлешчә төзекләндерүдә 650 мең сумга якын акча тотып, эшнең күп өлешен башкарган. Капкасын ясап бетерүгә, аңа мәгълүмат такталары, тагын вак-төяк эшләргә әле шактый чыгым кирәк булачагын әйтә меценат. Владимир Пантелеев монда читтә яшәүче авылдашларын да, Тәтеш районы җитәкчелеген дә читтә калмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев