Буалылар, “Нечкәбил” конкурсанты Люция Закирова уллары ясаган рәсем өчен тавыш бирик!
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, “Нечкәбил” конкурсанты Люция Закирова уллары ясаган рәсем өчен тавыш бирик!

1 августтан «Нечкәбил" гаилә фестивале катнашучылары арасында "Минем әнием" исемле балалар рәсеме конкурсы уздырыла. Безнең районнан Люция һәм Ленар Закировлар гаиләсе бәйгене дәвам итә. Аларның уллары - шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучылары Раил һәм Рәсүл Закировлар бу конкурска дип әниләренең портретын ясаганнар. Хөрмәтле буалылар! Әйдәгез Раил һәм Рәсүл Закировлар ясаган...

1 августтан «Нечкәбил" гаилә фестивале катнашучылары арасында "Минем әнием" исемле балалар рәсеме конкурсы уздырыла. Безнең районнан Люция һәм Ленар Закировлар гаиләсе бәйгене дәвам итә. Аларның уллары - шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучылары Раил һәм Рәсүл Закировлар бу конкурска дип әниләренең портретын ясаганнар.

Хөрмәтле буалылар! Әйдәгез Раил һәм Рәсүл Закировлар ясаган рәсем өчен тавыш бирик!

Моны https://vk.com/album-38301179 234708088 сылтамасы аша "Нечкәбил" фестиваленең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркеменә кереп тавыш бирергә кирәк. Моның өчен рәсемдә күрсәтелгән портретны табып, аңа басарга. Рәсем астында "миңа ошый" язуы янындагы йөрәккә басып алуыгыз, икенче төрле әйткәндә "лайк" куюгыз сорала.

Тавыш бирү 30 августка кадәр барачак.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев