“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария Идарәсе белгечләре республиканың сәүдә нокталарында пробага алган сөт продуктлары арасында фальсификатлар булуы ачыкланган.
Болар – Мәскәү өлкәсенең “ПК Айсберг-Люкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән крестьян атланмае, Рязань өлкәсенең “Рыбинск сөт заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең крестьян татлы атланмае, Самара өлкәсенең “Кошкинский” МСЗ акционерлык җәмгыяте һәм “Алев” акционерлык җәмгыяте җитештергән атланмайлар. Әлеге җитештерүчеләрнең исемнәрен исләрендә калдырыгыз һәм сөт продуктлары алганда игътибарлы булыгыз.
“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова сөт продукциясенең ялган булуына шик туганда (843) 278-93-53 (Казан) 8(843374) 3-17-99 (Буа) телефон номерлары буенча “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә шалтыратуыгызны сорый.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев