Буалылыр укыгыз, якташыбыз Гөлнур Айзат Кемерово фаҗигәсеннән тетрәнеп шигырь язды
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылыр укыгыз, якташыбыз Гөлнур Айзат Кемерово фаҗигәсеннән тетрәнеп шигырь язды

(Балаларын уенга калдырып,кибет бутап йөргән,үзе өчен күбрәк яшәгән әти-әниләрне акламыйм)

Кеше

Буш урынга чәчәк тезеп кенә
Кайтыр микән янган гомерләр? 
Кеше бүген уйланырга тиеш 
Ник әйләнде тәннәр күмергә? 
Кемдер сигнал өзгән,кемдер ишек 
Япкан –битарафлык муеннан! 
Аерып булмый ата-аналарны 
Байлык кына эзләү уеннан. 
Гел гаепне читтән эзләгәнче 
Ник уйламый алар үзләрен. 
Балаларын ташлап калдырганга 
Ходай ача бүген күзләрен. 
Артыкмыни бәгырь җимешләре?! 
Ял итәләр имеш, аларсыз... 
Терсәк якын,әмма тешләп булмый, 
Балалары бүген-җаннарсыз... 
Зар кычкырып,тереләй янган чакта 
Кая әти-әни янында? 
Ничек җавап тотар гаеплеләр, 
җавап бирер Ходай алдында! 
Байлык белән беркем мәңгелеккә 
Китмәгән ич, мәңге китмәс тә! 
Нигә үз балаңа игътибарың, 
Йөрәк җылың кирәк җитмәскә?! 
Бу кадәрле тәннәр көймәс иде, 
Янмас иде сабый җаннары! 
Кешелеккә хәбәр –искәртү бу, 
Бер ачылса әгәр аңнары... 
Кеше гомере бөртек тузан гына 
Сыпырып ала язмыш -гарасат! 
Меңләгәннәр шулай китә тора, 
Тик бер исем җирдә калачак!Гөлнур Айзат,Буа

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев