Күрегез, Буада ЗАГС бинасы ниндигә әверелде
Шәһәр үзәгендәге район ЗАГС бинасы фасадын тышлау өчен алтынсу төстәге композит материалы куллану архитектур яктан бик килешле булып чыкты. Бирегә алтын балдаклар алмашырга килгән яшь парлар да моны сизми калмас әле. Төзүчеләр бүген-иртәгә инде эшне төгәлләячәкләрен белдерделәр. Вак-төяк хезмәтләре дә тәмамлангач, фасад тагын да оригиналь төс алачак әле диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев