Рөстәм Миңнеханов буалыларны кече һәм урта бизнесны үстерергә чакырды
Өченче чакырылыш Буа муниципаль район Советының 38нче утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Президенты районның тулай территориаль продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 20,4 процент кына тәшкил итүен ассызыклады.
– Күргәзмәне караганда Буада нинди осталар яшәвен күрдек. Аларга җитештерелгәнне урнаштырырга ярдәм итәргә кирәк, – диде ул. Шулай ук агропрмышленность тармагы буенча барлык төр хуҗалыкларга булышу мөһим булуын да әйтте. Республикада эшләүче 38 программаның, быелдан кушылган өстәмә икенең төп өлеше авылга юнәлтелгән. Район аларның 29ында катнаша. Рөстәм Нургалиевич, тулаем алганда, буалылар эшеннән канәгать булуын әйтте. Үзара салым өлкәсендә эшчәнлекләре өчен мактады.
Үз чыгышында ул республикада башкарылган эшләргә тукталды, Россия Президентының Федераль Җыенына Юлламасында җиткерелгән демографиягә, сәламәтлек саклауга, торак төзелешенә, авылны үстерүгә, уңайлы мохит булдыруга кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.
Районның узган елда ирешелгәннәре, агымдагы елга бурычлары белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров таныштырды. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Җәмил Дәүләтшин, спирт заводы директоры Семен Обридко, Алших авыл җирлеге башлыгы Александр Андреев чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев