Райондашыбыз - хикәя язу остасы һәм шагыйрә Гөлнур Айзатның сан буенча сигезенче китабы дөнья күрде.
Авылдашлар, якыннар, дуслар турында кызыклы истәлекләрне, “күңел ертыклары”н, авторның иң популяр җырларын үз эченә алган “Саф чишмә” исемле җыентыкны тәкъдир итү кичәсе ветераннарның район Советы бинасында оештырылды. Анда Гөлнур ханым китапка кергән хикәя-шигырьләрнең язылу тарихы турында сөйләде, популяр җырларын җырлап та күрсәтте. Кичәдә катнашучылар аны йотлыгып, әсәрләнеп тыңладылар.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев