Яңа Чәчкап авылы мәдәният йортында "Сугыш урлаган балачак" исемле кичә үтте. Анда тыл ветераннары, фронтовик уллары, хезмәт ветераннары катнашты. Алар белән очрашуга авыл мәктәбе укучылары да килделәр.
89 яшьлек Сәфәргали 1941 елны кырларда арыш уңуын, аны авылда хатын-кызлар, картлар, бала-чагалар белән бергә жыелып суктыруларын сөйләде. Суккан икмәкне сыер жигеп, Буага ашлык кабул итү пунктына илтүләре хакында искә төшерде.
Гаделҗан Низамов әтисенең Сталинград сугышында югалын, алты баланың бик авырлыкта әтисез үсүләре хакында хатирә яңартты. Гомумән, кичәгә килгән һәр бабайның әйтер сүзләре бар иде бу көнне.
Сугыштан сонгы фотокүргәзмә оештырылды.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев