Ырыңгыдан Алексей Кубайкин – Россиядә беренче
Исегезгә төшерәбез: крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе ул, 80 баш сыер асралучы гаилә фермасы бар. Узган ел ахырында "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Ә шушы көннәрдә ул Россиянең крестьян (фермерлык) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылучы "Иң яхшы гаилә сөт фермалары...
Исегезгә төшерәбез: крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе ул, 80 баш сыер асралучы гаилә фермасы бар. Узган ел ахырында "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Ә шушы көннәрдә ул Россиянең крестьян (фермерлык) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылучы "Иң яхшы гаилә сөт фермалары - 2016" конкурсының "100 башка кадәр" номинациясендә беренче урын яулады. Әлеге мәртәбәле конкурска илнең 12 төбәгеннән катнашучылар заявка юллаган. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, 17 февральдә булачак. Ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга исәпләре юк - малларның санын арттырырга, нәселле терлекләр алырга планлаштыралар. 200 башка исәпләнгән сыер фермасы төзүне төгәлләп киләләр инде. Ул Европа дәрәҗәсендә җиһазланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев