Республиканың Пенсия фонды хезмәткәрләре Буага ни өчен җыелды?
"Яшьлек" спорт комплексында ТР Пенсия фонды хезмәткәрләре арасында җәйге спорт уеннары спартакиадасы үтте. Зона этапларында җиңү яулаган хезмәткәрләр уеннарның финал өлешенә җыелды бирегә. Анда Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчасе идарәчесе Эдуард Вафин да катнашты. Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 2016 елда Россиядә иң яхшы исеменә лаек булуын һәм...
"Яшьлек" спорт комплексында ТР Пенсия фонды хезмәткәрләре арасында җәйге спорт уеннары спартакиадасы үтте. Зона этапларында җиңү яулаган хезмәткәрләр уеннарның финал өлешенә җыелды бирегә. Анда Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчасе идарәчесе Эдуард Вафин да катнашты. Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 2016 елда Россиядә иң яхшы исеменә лаек булуын һәм моның белән әлеге уеннарны оештыруга стимул барлыкка килүен белдерде ул.
-Ә финал ярышларның Буада узуы очраклы түгел. Пенсия фондының Буадагы территориаль идарәсе безнең проектларны үстерү башында тора. "Клиент хезмәтчелеге"н дә беренчеләрдән булып алар куллануга алды. Күрәсез, хәзер бу хезмәт Россия Пенсия фондлары тарафыннан киң кулланылуга кертелде. Алар төп хезмәтләрендә дә лидерлар рәтендә, - ди җитәкче. Спортчылар өстәл теннисы, гер күтәрү, батментон, волейбол һәм футболда көч сынаштылар. Уеннарда ТР Пенсия фондының баш идарәсе һәм Яр Чаллы территориаль идарәсе хезмәткәрләре спротчылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев