Сотников «Ефәк юлы-2018» автоузышының өченче этабыннан соң беренчелекне кайтарды
Бүген ралли-рейдта катнашучыларны Әстерхан – Әстерхан узышының боҗралы этабы көтә.
«Ефәк юлы-2018» ралли-рейдының өченче этабы (Элиста – Әстерхан) нәтиҗәләре буенча Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажы финишка беренче булып килде һәм йөк машиналары зачетында алдынгылыкны саклап калды. Икенче этапта, Дмитрий Сотниковны узып, Андрей Каргинов экипажы финишка беренче булып килгән иде.
Сотниковтан биш минутка диярлек калышып, Голландия узышчысы ван дер Бринк икенче булып килде. Ул генераль классификациядә сигезенче баскычта урнашты. Аннан соң килгән Айрат Мәрдиев гомуми зачетта өченче позициясен саклап калды.
Һава торышы начараю сәбәпле, оештыручыларга марафонның өченче участогын кыскартырга туры килгән. Бүген ралли-рейдта катнашучыларны Әстерхан – Әстерхан узышының боҗралы этабы көтә. Дүртенче этапның озынлыгы 390 чакрымга сузыла, дип хәбәр итә раллиның матбугат хезмәте.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев